Кичәгә озак еллар ТАССР чорында авылнын төрле өлкәләрендә эшлэгән кешеләр чакырылды. Кичәне китапханәче Кәүсәрия Галимуллина ачып җибәрде. Кичә барышында ул авылдашыбыз күренекле шәхес Низамов Сәлах Низам улы турында сойләде. Низамов Шәтке авылында туып үскән. 1952-1959 елларда ТАССР Югары Советында председатель булып эшли. Соңыннан аның биографиясе турында фикер алышулар булды. Балалар, “Кояшкай” берләшмәсе членнары кунакларга үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичәнең кунаклары үзләре дә тормыш юллар турында сөйләделәр.