19 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары өчен “Китапханә, китап һәм мин, бергә без якын дуслар” дигән темага китапханә дәресе үтте.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Китапханә дәресен Хазипова Ф.А үткәрде. Балалар китапханәдә күпме китап саклануы, аларның күпмесе балалар өчен булуы, абонементта күпме китап булуы, аларның отделлап саклануы турында белделәр. Балалар китапханә тәртипләре белән таныштылар, китаплар нәрсәне яратмавын нәрсәгә рәхмәт белдерүен искә төшерделәр. Балалар кәгазь бумаганда кешеләрнең  нәрсәгә язуларын, кайчан алфавит барлыкка килүен белделәр.Чара барышында балалар үзләренең сорауларын да бирделәр. Дәрес бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International