Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Табигый материалларның күптөрлелеге балаларга әти-әниләре белән берлектә иҗади фантазияләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Шуны истә тотып, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында һәр елны көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасында ”Көзге композиция” исеме астында конкурс-күргәзмә оештырылды. Һәрбер төркемдәге балалар, әти-әнисе ярдәме белән, көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Ни генә юк иде анда: әкият геройлары дисеңме, сихри замоклар, картиналар, яфраклардан чәчәкләр, тутый кошлар... Барлык эшләрдә бик яхшы иде. Әти-әниләргә “Көзге композиция ” исемле күргәзмәдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International