Бу бәйрәмдә иң яхшы көзге кул эшләнмәләренә Һәм иң матур көзге костюмга бәйге игълан ителгән иде. Балалар бай фантазияләргә бирелеп бик үзенчәлекле һәм матур кул эшләре алып килгәннәр һәм көзге темага багышланган үзенчәлекле матур костюмнар киенеп килгәннәр. Алар барысы да сәнгать мәктәбенең грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә шулай ук беренче сыйныф укучылары да катнашты һәм аларга “Яш талантлар” дигән медальоннар тапшырылды. Бәйрәм төрле бүлекләргә йорүче балаларны берләштерде һәм аларның дуслыгын тагында ныгытты. Сәнгать мәктәбенең традициясе буенча бәйрәм ахырында бөтен балалар, килгән кунаклар, әти-әниләр татлы карбыздан авыз иттеләр.