20 октябрь көнне Мамадышның Түбән Ошма авылында РСФСР спорт остасы, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданы Р.Я.Мөхәмәтшин, Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Ф.М. Сибгатуллин истәлегенә көрәш буенча «Дуслар истәлегенә» республика турниры узды.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Барлыгы 15 команда, 140 спортчы катнашкан әлеге турнирда “Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән дә 4 укучы Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә катнашып, призлы урыннар яулап кайтты.

  26 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Зәйнетдинов Динар (Теләче урта мәктәбе) – 1 урын, Мусин Азат (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, 29 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Антонов Әмир (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, 36 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Антонов Рамил (Теләче урта мәктәбе) – 1 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International