Тренер-укытучылар Гыйниятуллин Ф.С. һәм Шәмсетдинов Р.М. җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да әлеге турнирда катнашып кайтты.
2001 нче елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында 70 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәтке урта мәктәбе укучысы Мәүлин Эмиль 2 урын яулады. Теләче командасы – 2 урында, 1 урында – Азнакай, 3 – Әлмэт шәһәре командасы.