23 октябрь көнне Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Афраем улы, әлеге идарәнең район бүлегендә гражданнарны кабул итү уздырды. Анда техниканы рәсми теркәү, техник карау узу, тракторчы-машинист таныклыгын алышу мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы И.Ф. Зарипов белән булган очрашуда югарыда каралган мәсьәләләрнең район жирлегендә ничек оештырылуы каралды.
Кабул итүгә килүче гражданнар сорауларына тиешле аңлатма консультацияләр бирелде.