Семинарны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Аннан соң сүз Ачы авылы китапханәсе китапханәчесе Тихонова Вера Михаил кызына бирелде. Ул үз чиратында китапханә эшчәнлеге белән таныштырды, 9 айга йомгак ясады. Ачы авылы тарихы да кызыклы. Шул ук авылда яшәүче Ершова Любовь Александр кызы, авылның барлыкка килүе һәм тормышы турында җентекләп сөйләде. Семинарның икенче өлешендә Ачы авылы үзешчәннәре башкаруында «Покровские посиделки» исемле фольклор күренеш күрсәтелде. Алга таба китапханә эше, грант проектларын язу, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм китапханәчеләр еллык отчет тапшыру графигы белән таныштырылды.