24 -25 октябрь көннәрендә Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеменнән башлап "Сөмбелә" бәйрәме үтте.

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

"Көзге байлык" дип аталган күргәзмә оештырылды. Бәйрәм дә бик матур булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Ә инде залга Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте, бәйрәмдә төрле әкият геройлары да катнашты . Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International