Һәр елны, көзге уңышны җыеп алганнан соң, Теләче 2нче балалар бакчасында балалар белән көзге бәйрәмнәр үткәрелә. 23 нче октябрь көнне зурлар төркемә йөрүче балалар белән " Уңыш бәйрәме» исемле бәйрәм үткәрелде. Балалар залга күңелле музыка астында керделәр 1әм алар янына көтмәгәндә кунак булып «Көз кызы» килде. "Көз кызы" яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар әйтте, күңелле музыка астында балалар белән « Утырт һәм уңышны җыеп ал», « Уңыш аукционы», « Бәрәңге чүплә» уеннарын уйнады. Бәйрәм күңелле, кызыклы үтте. Әти-әниләр дә зур кызыксыну белән балаларның җырларын һәм шигырьләрен тыңладылар, алар белән бергә уеннарда катнаштылар.