Бу датага багышлап Теләче җирлекара китапханәсендә «Тарих чишмәсен ачты» дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлы турында сөйли. Биредә төрле елларда иҗат ителгән Нурихан Фәттах әсәрләре тәкъдим ителгән: «Аклан», «Сызгыра торган уклар», «Шәҗәрә» һ.б.
Әдәбият өлкәсендә зур казанышлары өчен 1979 елда Н.Фәттахка РФның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1994 елда « Свистящие стрелы » дилогиясе өчен Фаттах, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек була., ә 1998 елда, татар әдәбиятын үстерүдә зур казанышлары өчен, Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелә.