Балаларга тирән эчтәлекле видеороликлар күрсәтеп, аңлатма бирелде. Интерент кайбервакыт бик куркыныч, шуның өчен әти-әниләр белән бергә генә кулланырга тиешлеге ассызыкланды. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. "Сакланганны саклар" гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә балаларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.