Прокурор ярдәмчесе Ибраһимов Ринас Ринат улы катнашучыларны район прокуратурасының " Хезмәт законнары таләпләрен үтәү турында "гы тәкъдиме белән таныштырды. Үз чыгышларында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Кәримуллин Илнур Хәлим улы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна балаларны куркынычсыз йөртүне оештыру турында сөйләделәр. Киңәшмә ахырында автобус йөртүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.