2018 елның 24 октябрендә Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф бүлекләре башлыкларының укыту-методик эш буенча урынбасарлары өчен республика семинар-киңәшмәсе узды.

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Хадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Трофим кызы Федорова, «Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге»  директоры Айрат Ринат улы Мөхәммәтов катнашты.  Пленар утырышта республикада белем бирү сыйфатын күтәрү буенча  фикер алыштылар. Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар информатика, геометрия, инглиз теле буенча күрсәтмә дәресләр, педагогик остаханәләрдә булдылар, «проектлар фестивале» н карадылар, анда «мәктәпне үзгәртә торган проектлар», «балалар бакчасын үзгәртә торган проектлар» тәкъдим ителде. Кунакларга «интерактив кафе» эшендә катнашу мөмкинлеге туды, анда аларга төрле мастер-класслар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International