ТАССРның 100 еллыгын каршылау уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән килгән 12 укучы көч сынашты. Нәтиҗәдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Нигмәтҗанов Данис иң зирәге һәм тапкыры булып танылды. Олы Нырсыдан Шәйхетдинова Динә һәм Баландыш төп мәктәбе укучысы Гарипова Айгөл 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр.