25 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Көзге матурлык» кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды.

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Китапханәдә мондый бәйгеләр үткәрү традициягә әйләнде. Конкурсның төп шарты: көзге байлыклардан файдалану. Үз кулларың белән ясаган эшләнмә фантазияне һәм күңел күтәренкелеген арттыра, акыл сәләтен үстерә, арыганлыкны бетерергә мөмкинлек бирә. Һәр эш кабатланмас һәм кызыклы.

Конкурста «Кояшкай», «Аленушка» һәм «Шатлык» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. 53 эш арасыннан берничә җиңүче билгеләнде. Барлык катнашучылар да грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International