26 нчы октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Галиев Ильмир һәм Миншаехов Марат “ Мәктәп театрына киң юл” дип аталган район конкурсында катнаштылар. Укучылар конкурста матур чыгыш ясаганнары өчен III дәрәҗәдәге грамота белән бүләкләнделәр. Талантлы яшьләрне бу мәртәбәле бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М. Якупова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!