25-27 октябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендэ 2004-2005 елгы яшүсмер кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Теләче районы командасы данын Шәтке урта мәктәбе укучылары (тренерлары Габделхаев Р.Х.) һәм Телэче урта мәктәбе укчылары (тренерлары Зәкиев Ә.Х.) яклады.

      Барлыгы 17 команда катнашкан  әлеге ярышларда безнен кызлар үзләренең төркемендә Байлар Сабасы командасын, Әтнә, Норлат командаларын 2:0 исәбе белән җиңеп 1 урынга чыгуга иреште. Ярымфиналда Кукмара кызларына жинелеп,  гомумкоманда урыннары буенча 4 урынга лаек булдылар.

1 урында Мамадыш

2 урында Арча

3 урында Кукмара

4 урында Телэче районы командалары.

Кызларны олы җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International