Олырак буын кешеләре хәзер дә 29 октябрь көнен үзгә бер дулкынлану белән көтеп ала.

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

ВЛКСМ – Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы туган көн ул. Дулкынландыргыч мизгелләр булып тарихта калган, күзгә яшьләр китерерлек дәрәҗәдә юксындырып искә төшә торган яшьләр оешмасы быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Комсомол – үз Ватанына тугрылыклы булып яшәргә, файда китерергә, зур батырлыклар күрсәтергә омтылган актив яшьләрнең йөрәк кайнарлыгын, дәртен-дәрманын бер йодрыкка туплаган берләшмә ул.Әлеге уңайдан Айдар мәдәният йортында "Комсомол- безнең яшьлек" дип аталган әңгәмә үтте. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән.  Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International