26, 27 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә, эшләүче яшьләрнең телевизион "Безнең заман - Наше время" Республика иҗат фестиваленең сайлап алу турлары узды.

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Иҗади яшьләрнең сәләтен, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов һәм башкалар булган авторитетлы жюри бәяләде. Ноябрь аенда булачак Суперфиналда  районыбыздан «Ак калфак» бию төркеме һәм “Вокал” номинациясендә  Ильшат Салахиев катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International