Ленин Комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәтенең башка үрнәкләре тарихта юк. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә "Комсомол-безнең яшьлек» исемле тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче комсомолның һәм комсомол оешмасының тарихын искә төшерде, ВЛКСМның бүләкләре һәм комсомолларның сугыш елларындагы каһарман батырлыклары турында сөйләде. Чарада катнашучылар үзләренең комсомол билетларын, актив эшчәнлек алып барган өчен бирелгән мактау грамоталарын алып килделәр, үзләренең комсомол яшьлекләрен искә төшерделәр, Комсомол эшләре турында сөйләделәр.