Ә моның өчен шактый зур дата сәбәп булды – 2018 елның 29 октябрендә ВЛКСМГА 100 ел тула. Чарага элекеге комсомоллар җыелды. Бергәләп Ватаныбыз тарихы битләрен искә төшердек, ВЛКСМ сафына керүләре, өмәләрдә күңелле эшләүләре, бергә ял итүләре турында сагынып искә төшердек. Чарада комсомолга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады.