Китапханәче балаларны комсомол оешмасының тарихы, комсомолларның Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары белән таныштырды. «Комсомол үткән юл” дип исемләнгән күргәзмә ясалды һәм аңа күзәтү үткәрелде. Шулай ук укучылар бүгенге чара өчен махсус әзерләнгән буклет белән таныштылар.