“Нуриһан Фәттах - олуг тарихчы галим"

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Ямбулат авылы китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нуриһан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан, "Нуриһан Фәттах - олуг тарихчы галим" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Шакурова Г.М язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
  Н.Фәттах - 1994 елда "Сызгыра торган уклар" исемле икенче романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 
  1998 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев  Указы белән аңа "Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән исем бирелә. Н.Фәттах 1978 елдан "Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем йөртә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International