27 октябрь көнне Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Ак теләкләр,ап-ак юл сезгә!» дип исемләнгән авылдаш егетләрне Армия сафларына озату" бәйрәме үткәрелде.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Кичә барышында әти-әниләр, авыл җирлеге башлыгы, классташлар, туганнар да изге теләкләр белән чыгыш ясадылар. Иң изге теләкләрен җыр аша үзешчән сәнгатьтә катнашучы яшь башкаручылар тапшырды. Традиция буенча призывникларга чигүле яулыклар, авыл җирлегеннән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International