Этнографик диктант язабыз

2018 елның 2 ноябре, җомга

2  нче   ноябрь, жомга   көнне,  Россия Федерациясендә  Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант”  үткәрелә. Татарстан  Республикасы Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант”  язуда   актив катнаша. Теләче районында  “ Зур этнографик диктантны ”  Теләче урта мәктәбендә язачакбыз.  Диктантны төрле яшьтәге  барлык теләгән кешеләр яза ала . Диктантны  язу 10.00  сәгатьтә башлана.  Диктантта катнашу  өчен 9. 30  сәгатьтә   килеп язылырга   кирәк. Әйдәгез, мәктәп елларына бер кайтып, парталар артында  тарих, география , әдәбият фәннәреннән,  этнографик  диктант язып,  хәтерләрне яңартыйк.  Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” язарга көтеп калабыз.   Килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International