Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Комсомол ул – безнең яшьлек” дип исемләнгән кичә уткәрелде. Кичәгә элек комсомол сафларында булган, бүгенге көндә авылда җитәкче урыннарда эшләүчеләр чакырылды. Китапханәче комсомол тарихы турында сөйләде, презентация күрсәтелде. Комсомол турында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Һәрберсе үзенең комсомол белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр.