30 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Беспокойная совесть России» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Дәреснең максаты: укучыларда нәрсә ул репрессия һәм кемнәрнең сәяси репрессия корбаннары дип аталуы турында күзаллау формалаштыру иде.

Хәтер дәресенең төп темасы әдәбиятчыларның һәм иҗат әһелләренең массалап репрессияләнүе хакында иде. Презентация ярдәмендә шушы дәһшәтле елларда зыян күргән язучылар һәм артистлар, репрессия елларындагы тарихи фактлар һәм фаҗигале вакыйгалар һәм алардан зыян күргән кешеләр турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International