30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә  “Еллар яралаган язмышлар”- исеме астында өлкән буын белән тематик кичә үткәрде. Сәяси репрессия корбаны, авылдашыбыз Гомәр Байчуринны искә алдык. Бу датаны оныту – үткән тарихыңны белмәү белән тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International