Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә олы сыйныф укучылары белән “ Ил тарихының кара бите ” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче аларга политик репрессия корбаннары, репрессияләнгән татар язучылары турында кыскача белешмә сөйләде: А.Гыйләҗев, К.Тинчурин, Ф.Кәрими, К.Нәҗми, М.Галәү һәм башкалар турында.