30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Әлеге дата – илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар – сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу көне. 30 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Онытылмый золым салган яралар, ерагайса да аралар" дип исемләнгән хәтер сәгате булып узды. Китапханәче А. Фаляхова сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләү турында кечкенә тарихи белешмә бирде. Ә аннары  Хәтер көненең Россия тарихындагы фаҗигале сәхифәләре турында сөйләде. Катнашучыларга “Кичер безне,Тарих!" дип исемләнгән белешмәлек тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International