30 октябрь көнне Б. В. Шергин исемендәге 5 нче номерлы Соломбальская китапханәсе (Архангельск шәһәре) игълан иткән «Читаем Шергина вместе» акциясенә Теләче җирлекара китапханәләре бик теләп кушылдылар.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Теләче балалар китапханәсе «Читаем Шергина вместе» дип исемләнгән россиякүләм акцияда өченче ел рәттән катнаша. Быел исә Борис Шергин иҗаты буенча үткәрелгән әдәби марафон матур әдәбият укырга яратучыларны «Тюлячинка» паркына җыйды. Кычкырып уку өчен «Ваня Датский» исемле архангель хикәяте һәм «Миша Ласкин» хикәясе сайлап алынды. Китапханәчеләр паркта теләгән барлык кешегә шушы ике китаптан өзек укырга тәкъдим иттеләр. Кычкырып укулар китапханәдә дә дәвам итте. Әлеге акцияда актив катнашкан  китап укучыларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International