Семинар-тренинг булып узды.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Теләче 2нче балалар бакчасында, 2016-2020 елларга "Рус Теле" максатчан федераль программасы кысаларында, «Рус сөйләм телен һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социомәдәни компетенциясен үстерү чарасы буларак цифрлы укыту объектлары» дигән темага республикакүләм семинар-тренинг булып узды. Бу семинарда алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” халыкара эшчәнлек бүлегенең директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Садыкова Г. В.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Вафина А. Х.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Халитова Л. К.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гималетдинова Г. К. катнашты.

  Семинар-тренинг барышында уртанчы һәм зурлар төркеменә йөрүче балалары белән, А.С. Пушкин исемендәге Рус теле дәүләт институты сайтында урнаштырылган онлайн цифрлы объектларны (уеннарны) кулланып, ачык шөгыльләр күрсәтелде. Шулай ук Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары икетеллелеккә кагылган актуаль сораулар буенча  үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм цифрлы укыту объектлар ярдәмендә белем һәм тәрбия бирү турында чыгышлар ясадылар.

 Семинар-тренингта катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, мастер-классларда катнаштылар. Һәрберкилгәнпедагог  белеем бирү эшчәнлегендә кулланаалырлык бай практик материал туплады.

Килгән кунаклар семинарга карата югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International