Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Шул уңайдан, 30 нчы октябрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында,китапханә белән берлектә «Онытылмый золым салган яралар, ерагайса да аралар” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте.