Район беренчелеге үткәрде.

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 31 октябрендэ Баландыш топ мәктәбендә   балалар яшүсмерләр спорт  мәктәбе  авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы  Миңнегали Сафин призына 2003 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган   район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 87 дән артык яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:

1 урында – Теләче

2 урында – Баландыш

3 урында – Олы Мәтәскә

4 урында-  Югары Кибәхуҗа

5 урында- Олы Нырсы

6 урында- Иске Җөри

7 урында- Олы Мишә

8 урында – Шәтке мәктәбе командалары.

         Җиңүче командага Кубок, призерларга медал, грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Әлеге ярышларны уздыруда зур булышлык күрсәткән өчен Баландыш төп мәктәбе коллективы һәм Мөхәмәтшин С.Ш. зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International