Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Күргәзмәгә язучының иҗатын, тормыш юлын яктырткан материаллардан мәгълүматлар куелды. Борис Викторович Шергин - кызык һәм тапкыр Шише турында әкиятләр авторы. Язучының иҗатында аерым бер урынны аның көндәлекләре алып тора. Ул аларда төньякның табигате, мәдәнияты, көнкүреше, гореф -гадәтләре һәм төньяк Архангельскның сәнгать һөнәрләре турында яза. Акция барышында укучылар күргәзмә белән таныштылар, "Шиш московский", "Слово о Ломоносове" исемле әсәрләрен укып әңгәмә үткәрелде.