1 ноябрь көнне Теләче балалар китапханәсенә кунакка 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының нәни китап укучылары, «Смешарики» клубы әгъзалары килде.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Китапханәчеләрнең китаплар тормышы турындагы чыгышыннан соң, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренә ошаган журналлар һәм китаплар белән таныштылар, аларны актарып, иллюстрацияләрне карап чыктылар. Экскурсия ахырында балалар тәртипле һәм пөхтә китап укучы булырга һәм китаплар хәзинәсе патшалыгына бик еш кунакка килергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International