"Белем җәүһәрләре"

2018 елның 2 ноябре, җомга

29 нчы октябрь көнне Казан шәһәре Г.Кариев исемендәге театр бинасында  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын ашыру, берлектә туган телгә һәм гореф кадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатыннан “Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән IX интернет-проектлар конкурсында катнашып җиңү яулаучыларны бүләкләделәр. Әлеге чарада  Сауш төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рахматуллина Наилә Васил кызы да катнашты һәм дипломант исеменә лаек булды. Конкурсны оештыручылардан истәлекле бүләкләр белән бәләкләнде. Аны шушы зур уңышы белән ихлас котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International