29 октябрь көнне Сауш төп мәктәбендә “Көзге бал” кичәсе үтте.

2018 елның 2 ноябре, җомга

5-9 нчы сыйныф укучылары ярыш формасында ике командага бүленеп үзләренең фантазияләрен, сәләтләрен сынадылар. Ике командага да алдан бирелгән биремнәрне  төгәл башкарырга тырыштылар. Көзге мода күрсәтү, прическа, көзге муллыктан кул эшләнмәләрен тәъдим иттеләр, концерт номерларын башкардылар. Көзге муллыкка кагылышлы табышмакларга җавап эзләделәр, әйтемнәр, мәкальләр дәвам итү, тиз арада шигырьләр иҗат итүдә ике команда да сынатмаска тырышты. Быелгы үзенчәлекле көзге бал кичәсе бик күңелле һәм истә калырлык булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International