Җыелышта чирек йомгаклары, каникул чорында балаларның куркынычсызлыгы турында сөйләшенде. Җыелышка Теләче районы буенча ГАИ ГИБДД начальнигы Каримуллин Илнур Хәлим улы чакырулы иде. Үз чыгышына хәтлек ата-аналар тарфына юлларда сакланып йөрмәүне кисәтүче видеоязма тәкъдим итте. Аннан соң видеоязманы анализлап әти-әниләрне яшүсмерләр һәм балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу, аварияләр очраклары белән таныштырды. Балаларны махсус саклагыч утыргычларга утыртып йөрергә кирәклеген ассызыклады. Таныклыгы булмаган яшүсмерне скутер, мотоцикл белән чыгарып җибәрү ата-ана өчен күләмле штраф белән тәмамланачагы турында искәртте. Илнур Халимовичның чыгышы нәтиҗәле булыр, балалар юлларда сак, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап йөрерләр дип өметләнеп калабыз.