2 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китап укучылар өчен “Конституция – төп законыбыз”, “Без бердәм булганда - көчле” дип исемләнгән тематик күргәзмәләр төзелде һәм күзәтү үткәрелде.
Күргәзмәгә “Татары”, “Татарстан-минем Ватаным”, “Татарстан уртак йортыбыз”, “Татарстан Республикасы Конституциясе”, “Без тарихта эзлебез” дигән китаплар урнаштырылды.