Шул датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле драматург Риза Ишморат” исемле китап күргәзмәсе куелды. Риза Ишморат – җитмеш елга якын иҗат гомерен халкына багышлаган фидакарь әдипләребезнең берсе. Әдәбият-сәнгатьнең ул төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм үзенчәлекле каләм иясе – драматург, прозаик һәм публицист итеп таныта.