Хәзерге заман кешелек дөньясында сәламәт яшәү рәвеше булдыру һәм начар гадәтләрне булдырмау темасы бик актуаль урын алып тора.

2018 елның 2 ноябре, җомга

Барыбызга да мәгълүм булганча, балаларның үсеш чорында “Кем булырга?”, “Нинди булырга?”дигән сорау борчый һәм нәкъ тә шул вакытта аларның  ялгыш юлга да кереп китүләре бар. Начар гадәтләрне булдырмауны кисәтүче чараларга күз салсак, ул-спорт! Алан авылы китапханәсендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, яшүсмерләр һәм кече яшьтәге китап укучылар өчен шахмат һәм шашка уеннары һәрдаим оештырылып тора. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен спорт турында китапларны тәкъдим итү, спорт төрләренең файдасы турындагы мәгълүмат, файдалы киңәшләр язылган буклетлар һәм искәртмәләр өләшенеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International