2 нче ноябрь, жомга көнне, Россия Федерациясендә Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” үткәрелде. Татарстан Республикасы Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” язуда актив катнашты. Теләче районында “ Зур этнографик диктантны ” Теләче урта мәктәбендә яздылар. Диктант язуда төрле яшьтәге укучылар, укытучылар һәм барлык теләгән кешеләр язды. 9 нчы сыйныф укучылары диктант алдыннан флешмоб күрсәтте. Диктант тарих, география , әдәбият фәннәреннән белемнәрне тикшерергә ярдәм итә , Россиядә яшәгән халыклар тормышын өйрәнүгә кызыксыну уята . Бөтенроссия акциясе “ Зур этнографик диктант” зур әзерлек белән үтте. Барлык диктант язучыларга, Бөтенроссия акциясендә катнашулары өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез!