Халыклар бердәмлеге көне – Россия дәүләтендә яшәүче барлык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Россиянең барлык халыкларын уртак максатлар берләштерә. Үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлекне саклап, Россия халыклары бердәм һәм дус яшәсеннәр. Без бергә. Без бердәм. Бәйрәм белән котлыйбыз!