Татарстан Конституциясе көне – Татарстан Республикасында яшәүче барлык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Конституция көне - Татарстан Республикасында һәрбер кеше, оешмалар өчен социаль һәм экономик мәсьәләләрне чишергә мөмкинлекләр тудыра, үсеш юлларын табарга ярдәм итә торган , хокукларны ачучы документ кабул ителгән зур бәйрәм. Татарстан Конституциясе безгә бергә-бергә , кулга кул тотышып, үзара ихтирам, тынычлык, иминлек һәм гаделлекне саклап, биргән хокуклар белән яшәргә, зур уңышларга ирешергә мөмкинчелек бирә. Бәйрәм белән котлыйбыз!