Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бердәмлектә безнең көч” исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, тирән мәгънәсе, әһәмияте турында сөйләде. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала.