Барлыгы 13 команда катнашкан әлеге ярышларда “Теләче” балалар спорт мәктәбеннән Теләче, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда катнашты. Тренер-укытучылары: Зәкиев Ә.Х., Габделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А.
1 урын – Кукмара 2
2 урын - Кукмара 1
3 урын – Теләче 1 командалары.
Призлы урын яулаган командаларга медаль, грамоталар тапшырылды.
Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.