4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
Әлеге истәлекле көнне күңел күтәренкелеге белән каршылау йөзеннән Айдар мәдәният йортында "Илебезнең көче-бердәмлектә" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International