Чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше,наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр . Наркомания-авыр,бик авыр дәваланмый торган, еш кына кешенең баш миен, психикасын җимерә торган, үлемгә янаучы афәт булып санала. Наркоманнар арта, шул уңайдан бәхетсез гаиләләр арта бара. -"Сайлау ясарга вакыт! Тормыш позицияңне билгеләргә һәм лаеклы яшәргә вакыт!. Нәкъ менә шуңа күрә, нәкъ менә бүген, без Наркотикларга" юк " дип әйтергә җыелдык. Җыр-биюләр, музыка төсләре белән ,матур -тулы канлы тормыш өченн "әйе" дисәк тә була.